Берләшкән Милләтләр Оешмасының балалар фонды 15 октябрьне Бөтендөнья кул юу көне буларак игълан итә. Ул беренче тапкыр 2008 елда, БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Санитария елы кысаларында үтә.
Холера, вируслы пневмония, гепатит, грипп һәм ОРВИ кебек йогышлы чирләрне китереп чыгаручылар кеше организмына нәкъ менә юылмаган куллар аша эләгә дә инде. “Пычрак куллар” Азия һәм Африка кебек илләрдә күпләп балалар үлүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора. ЮНИСЕФ мәгълүматы буенча, эч китүдән, аны “пычрак куллар чире” дип тә йөртәләр, көненә 5 мең бала үлә. Әгәр ашар алдыннан, туалеттан чыккач, кулларын юарга гадәтләнсәләр, бу балаларның яртысын булса да саклап калырга мөмкин булыр иде. Шулай ук конъюнктивит, кычыну, төрле йогышлы авырулар да пычрак куллар аша балалар арасында берсеннән-берсенә күчеп йөри.
Менә шуңа да гадәти генә кул юу процедурасы меңләгән баланың гомерен саклап калырга мөмкин. Вакытында кулны юарга өйрәнү организмга төрле вируслар, микроблар йогудан гына саклап калмый, тормышыбызны рәхәт тә, хәвефсез дә итә.