+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 октябрь 2016, 02:00

“Минем адрес – Советлар Союзы...”

1809 елның 15 октябрендә Санкт-Петербургта һәм 1816 елдан Мәскәүдә Адреслар конторасы булдырыла. 1839 елда Санкт-Петербугтагы оешма Адреслар экспедициясе итеп үзгәртелә. Аның каршында Адреслар өстәле оештырыла. Шундый ук оешма 1861 елда Мәскәүдә дә булдырыла. Алар 1888 елга кадәр үз эшчәнлеген алып бара.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң оешмалар яңадан торгызыла. 1923 елның 4 маенда шәһәр эчке эшләр идарәләре каршында әлеге оешмаларны яңадан оештыру турында карар кабул ителә. Аларның төп эшчәнлеге итеп шәһәр халкының исәбен алып бару билгеләнә. 1926 елда илдә мәҗбүри рәвештә яшәгән урын буенча теркәлү кертелгәч, адрес бюролары барлыкка килә. Озак еллар алар Русия субъектларындагы эчке эшләр идарәләре карамагында эшләп килә. Федераль миграция хезмәтендә үзгәртеп корулар булып узганнан соң адрес-белешмә бүлекләре алар карамагына күчерелә.
Читайте нас: