Халыкара авиадиспетчерлар көне ел саен 20 октябрьдә билгеләп үтелә. Һава транспорты арта, пассажирлар саны күбәя барган саен аэропортларда самолетларның очуын җирдән “күзәтеп” торучы, аларны “озата баручы” хезмәткәрләр кирәк була. 1961 елның 20 октябрендә Амстердам шәһәрендә авиадиспетчерлар хезмәте оештыру турында карар кабул ителә. 1991 елдан аларның бәйрәме Русия Авиация диспетчерларының халыкара Федерациясенә кергәч, нәкъ шушы көнне билгеләп үтелә.
Әлеге һөнәр – бик җаваплы һәм катлаулы. Авиадиспетчерлар кулында – меңләгән кеше гомере. Шуңа күрә алар алдына куелган таләпләр дә катгый. Алар авиация кагыйдәләрен, һава навигациясен, һава транспортының техник якларын, метеорологияне белергә, шулай ук инглиз телендә яхшы сөйләшергә тиеш. Психологик әзерлеккә дә зур игътибар бирелә. Авиадиспетчерлар инструкция һәм регламентларны төгәл үтәргә тиеш, шулай ук аларга бер секундка да үз урыннарын калдырырга ярамый. Алар, самолет кабынганнан алып, ул җиргә төшеп утырганчы, монитордан күзен алмый, аның очуын күзәтергә, кирәк чакта түбәнәергә яки югарырак күтәрелергә кушарга тиеш. Статистика буенча, авидиспетчерлар һөнәре психик-эмоциональ яктан иң катлаулылардан санала. Безгә диспетчерлар эше белән бәйле очраклардан аеруча Питер Нильсен билгеле. Германияда Башкортстан балалары фаҗигагә тарыганда пульт артында нәкъ ул утырган була. Төрле фикерләр булса да, суд Нильсенның гаебен танымады, әмма ул каза күрүчеләрнең берсе – авиаһаләкәттә гаиләсен югалткан Виталий Калоев тарафыннан үтерелде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авиадиспетчерларга рейсларның хәвефсез булуын, самолетларның аэропортларга исән-имин барып җитүләрен телик.