+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 октябрь 2016, 02:00

Флот – илнең терәге

1696 елның 20 ок­тябрендә Петр I соравы буенча Русия Думасы Хәрби-диңгез флотын төзү турында карар кабул итә. Ул вакытта Воронеж, Петербург, Ладога һәм Архангельскида кораблар төзү җайга салынган була. Ә Русиядәге беренче кораб 1645-76 елларда төзелә. “Бөркет” дип аталган ул судно заманы өчен бик камил була: озынлыгы – 24,5, киң­леге 6,5 метрлы ул хәр­би кораб белән 22 диң­гезче идарә итә, укчы­лар­ның саны 35кә җитә.

Дума карарыннан соң Азов, Балтыйк, соңрак Тын океан һәм Төньяк флотлар төзелә. Кораб җитеш­терүдә Русия иң алдынгы илләр дәрәҗәсенә күтә­релә. 1700 елның язында гына да суга 40 – җил­кәнле һәм 113 ишкәкле судно төшерелә. XVIII гасырның беренче яртысында Русия диңгезче­ләре зур географик ачышлар ясый. Витус Беринг һәм Алексей Чириков Петропавловск-Камчатскига нигез сала. 1741 елда алар Төньяк Америкага барып җитә. XVIII гасырның икенче яртысында Русиянең хәрби-диңгез флоты кораблары саны буенча дөньяда өченче урынга чыга. Хәрби-диңгез флоты аеруча Бөек Ватан сугышы елларында зур сынаулар аша уза. Сугыш башланганда СССРның хәрби флотында 3 кораб, 7 крейсер, 59 миноносец, 218 су асты корабы, 269 торпеда катеры, 22 сак һәм 88 трал корабы, су асты көймәләрен аулаучы 77 судно була. Ике йөздән артык кораб төзелеп бетү алдында тора. Хәрби флот илне азат итүдә зур җиңүләр яулый.

Бүгенге көндә Хәрби-диңгез флоты илнең бәйсезлеген һәм куәтен саклауда ышанычлы терәк булып кала. Русиянең Кораллы Көчләрендә, шул исәптән флотта да модернизацияләү бара.
Читайте нас: