Статистика яшәешебездән, эшчәнлегебездән аерылгысыз. Дәүләт, хөкүмәт һәм төрле дәрәҗәдәге структураларның эшчәнлегендә статистика мәгълүматлары туплау һәм аларны анализлау мөһим урын тота. Төрле дәрәҗәдә карарлар кабул итү тупланган мәгълүматларга нигезләнә.
Русиядә статистика белән бәйле чараларның әһәмияте исәп алуларда ачык күренде. 2010 елда, мәсәлән, халык исәбе алынса, 2011 – елда кече бизнес, 2013 – елда авыл хуҗалыгының аерым юнәлешләре һәм 2016 елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе үтте.
Статистикада кызыклы мәгълүматлар аз түгел. Америкада яшәүче Д. Гинтерның мәсәлән, дүрт тапкыр – 1993, 2003, 2005 һәм 2008 елларда моменталь лотерея уенында джек-пот отуы теркәлгән. Мәскәүдә яшәүче йөз меңнән артык гаилә Иванов фамилиясен йөртә, ә Кытайда Ли фамилияле кешеләр саны 90 миллионнан күбрәк.