+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 октябрь 2016, 02:00

“Ак торналар”ның моңсу бәйрәме

22 октябрьдә ел саен Русиядә “Ак торналар” дигән әдәби бәйрәм үткәрелә. Ул Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән уздырыла башлый. Әлеге бәйрәм башта әдипнең туган ягында гына оештырылса, соңрак барлык ил күләмендә билгеләнә башлый.

Бу бәйрәм шигърият бәй­рәме генә түгел, төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне дә. Ә бәйрәмнең барлыкка килү вакыйгасы шулай була. 1965 елда Рәсүл Гамзатов Япониянең Хиросима шәһәрендәге Садако Сасаси һәйкәле янында була. Садако 1943 елда туа, шәһәргә атом бомбасы ташлаганда аңа 2 яшь була. 1954 елда табиблар аңа куркыныч диагноз куя, гомеренең бик аз калуын аңлаган кыз япон легендасын исенә төшерә. Аңа ярашлы, 1000 кәгазь торна ясаган кеше исән кала. Садако Сасакиның кулыннан 1955 елның 25 октябрендә соңгы торна төшә. Ул 644нче торна була. Шуннан соң бу кызга һәм атом коралының барлык корбаннарына багышлап һәйкәл куела. Әлеге чарадан соң Рәсүл Гамзатов данлыклы “Журавли” шигырен яза. Аңа Ян Френкель көй яза. Бу җыр сугышта корбан булганнарга дога булып яңгырый:

Канлы яу кырыннан
кайтмый калган
Солдатлар кайчак килә уема,
Туфрак булмагандыр алар,
ак торнага
Әверелгәндер кебек тоела...


“Ак торналар”га бик күп җирләрдә һәйкәлләр куелган. Дагстанның берни­чә шәһәрендә дә шундый һәйкәл бар. 22 октябрьдә шул һәйкәлләр янында митинглар уза, аларда, сугыш корбаннары рухына багышлап, “Журавли” җыры да яңгырый.
Читайте нас: