+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 октябрь 2016, 02:00

Беренче спецназчылар диңгезчеләр булган

24 октябрьдә Русия Кораллы Көчләренең махсус тәгаенләнештәге подразделениеләрендә хезмәт салучыларның һөнәри бәйрәме билгеләнә. Ул 2006 елда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән булдырылды. Истәлекле датаның үз тарихы бар.

Спецназчылар бәйрәме юкка гына 24 октябрьдә бил­геләнми. Нәкъ шушы көнне 1950 елда СССР оборона министры, Советлар Союзы маршалы А. М. Василевский махсус тәгаенләнештәге подразделе­ниеләр (СпН) оештыру турында директивага кул куя. Кыска гына вакытта барлык хәрби округларда, гаскәрләр һәм флот төрләрендә 120 кешедән торган 46 рота оештыру күздә тотыла. Приказ 1951 елның маенда үтәлә.

Гомумән, Русия армиясе сафында спецназ 1917 елга кадәр үк була. 1916 елның 31 маенда Махсус тәгаен­лә­нештәге аерым диңгез бригадасы (ОМБОН) оештырыла. Нәкъ 31 май спецназның туган көне санала. Хәрби-диңгез флоты офицерларыннан тупланган бригада 1918 елга кадәр Көнбатыш фронтындагы сугышларда катнаша.

Спецназ бүген дә ил имин­леге өчен зур әһәмият­кә ия. Русиянең махсус тә­гаенләнештәге подразделениеләре бик ишле булмаса да, күпсанлы гаскәрләрнең дә көченнән килмәгән стратегик мәсьә­ләләрне алар кыска вакытта хәл итәргә сәләтле.
Читайте нас: