+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 октябрь 2016, 02:00

Ньютон да тотлыккан!

1998 елдан башлап, ел саен 22 октябрьдә дөньяда Халыкара тотлыгучы кешеләр көне билгеләнә. Ул Халыкара тотлыгучы кешеләр ассоциациясе башлангычы белән тормышка ашырыла.

Халыкара авырулар классификациясенә ярашлы, тотлыгу дип еш кабатлау яки авазлар, иҗекләр, сүзләр пролонгациясе, шулай ук еш тукталып калулар яисә сөйләмнең ритмик агымын бозучы кыюсызлык белән характерланучы сөйләм бозылышы атала.

Бу көн ел саен бер темага багышлана. Конференцияләр, семинарлар, очрашулар үтә. Тотлыгучы кешеләр көн саен очрашырга мәҗбүр булган проблемалар һәм авырлыклар турында җәмгыятьнең мәгълүматын арттыруга юнәлтелгән социаль чаралар оештырыла.

Күп кешеләргә мондый сөйләм кимчелеге билгеле шәхес булып танылырга комачауламаган. Бик күпләр хәтта матур сөйләм таләп ителүче өлкәләрдә дә үзләрен күрсәтә алган. Алар арасында кинорежиссерлар, актерлар, бардлар, ораторлар, сәясәтчеләр, шагыйрьләр һәм башкалар бар.

Тотлыгу белән интегүче тарихта билгеле кешеләр: Демосфен, Уинстон Черчилль, Мэрилин Монро, Исаак Ньютон, бүген яшәүчеләрдән – Брюс Уиллис, Артемий Троицкий һәм башкалар.
Читайте нас: