+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 октябрь 2016, 02:00

Гүзәл затлар тынычлык яклы

25 октябрьдә дөньякүләм җәмәгатьчелек Хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көнен билгели. Ул Коралсызландыру атнасы кысаларында үткәрелә.

Күп сугышлар кичергән хатын-кызлар властьлар башлаган сугышта ирләрен, улларын, туганнарын югалтуга каршы булуын белдереп, төрле чаралар үткәрә. Алар көрәшеп кенә калмыйча, бөтен дөньяда тынычлык, гүзәллек, сафлык булдыруга барлык көчләрен салып, тырышып хезмәт итә.

Бу көнне Бөек Ватан сугышы елларында һәр йортка кергән сугыш афәте, югалтулар кичергән, тылда батырларча хезмәт салган, сугыштан соңгы елларда илне күтәргән гүзәл затларны искә алыйк, алар васыятенә тугры булып, илдә тынычлыкны саклауга үз өлешебезне кертсәк иде, ахирәтләр!
Читайте нас: