Таможня органнары хокук саклау эшчәнлеге дә алып бара. Быел Башкортстан таможнясы 13 җинаять эше кузгаткан. Административ эшләр 664тән 372гә кадәр кимегән. Закон бозучыларга 9 миллион сумнан артык штраф салынган, шуларның 2,3 миллион сумы бюджетка күчерелгән.
Шушы көннәрдә Федераль таможня хезмәте 25 еллыгын билгели. Кем соң ул таможнячы? Таможнячы илгә законсыз кертелергә маташкан товарларга, контрабандага чик куючы, шул рәвешле дәүләт иминлеген саклаучы. Димәк, таможнячы — кызыклы гына түгел, шәфкатьле дә һөнәр. Таможнячы — ил алдына куйган бурычларга һәм максатларга тугры патриот.
Таможня сүзенең килеп чыгышы да кызыклы. Урыс телендә XVII гасырда пәйда булган бу сүзнең тамыры төрки телендәге “тамга” сүзеннән алынган. Урта Азиянең күчмә кабиләләре үзләренең милке икәнен белдереп торсын өчен кыйммәтле әйберләргә махсус тамга куя торган булган. Тамга кешенең бер кабиләнеке икәнен дә күрсәткән. Борынгы Русьта Алтын Урда заманнарында сәүдә җыемының бер төре дә “тамга” дип аталган. Аннары “тамга” дип әлеге җыемнарны җыючы институт атала башлаган.
Башкортстан таможнясы Русиядә яхшылар исәбендә. Республиканың экспорт буенча әйдәүче сәүдә партнерлары арасында Һиндстан, Финляндия һәм Кытай бар. Шушы елның тугыз аенда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше бер миллиард доллардан артык тәшкил иткән. Шуларның 755 миллион доллары экспортка туры килә. Бу мәгълүматларны Башкортстан таможнясы җитәкчесе Марат Сафиуллиннан белештек.
— Әлеге статистикага Евразия икътисади берләшмәсе зонасына кергән илләрнең товар әйләнеше буенча мәгълүматлар керми,— диде ул. — Узган ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше 20,3 процентка кимеде. Беренче чиратта, бу экспортка чыгарылган продукциянең гомум күләме кимү түгел, ә дөньяда кайбер товарларга хаклар төшү белән бәйле.
Кызыклы тенденция күзәтелә. Ерак чит илләрдән кертелгән продукция 14 процентка кимегән, ә БДБ илләреннән кертелгәне, киресенчә, 20 процентка арткан. Республикага Германиядән, Кытайдан һәм АКШтан товарлар күп кертелә.
Әйдәүче экспортерлар — Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе, Салават шәһәренең сәнәгать тимер юлы транспорты предприятиесе, Стәрлетамак нефть химиясе заводы, Башкортстан сода компаниясе, “Башнефть”, Белорет металлургия комбинаты, “Синтез-каучук”, Уфа фанер комбинаты. Экспортның 40 процентын химия продукциясе: стирол, синтетик каучук, азот ашламалары, кальцийлаштырылган сода, агидол тәшкил итә. Чит илгә сатуларның 30 процентын Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең авиация двигательләре алып тора.
Импорт белән дә шундый ук хәл. Аның гомум күләменең яртысы — моторлар төзү продукциясе. Башкортстан предприятиеләре кошчылык фабрикалары, компрессор җиһазлары, элеватор комплексы сатып алган. Чит илдән сатып алган товарларның 30 проценты — химия продукциясе. Азык-төлек продукциясе импортның 2,6 процентын били.
Билгеле булуынча, таможня органнары хокук саклау эшчәнлеге дә алып бара. Быел Башкортстан таможнясы 13 җинаять эше кузгаткан. Административ эшләр 664тән 372гә кадәр кимегән. Закон бозучыларга 9 миллион сумнан артык штраф салынган, шуларның 2,3 миллион сумы бюджетка күчерелгән.
Үткәрелгән чаралар барышында 1 миллион 600 мең сум күләмендә таможня түләүләреннән читләшү, материалларны законсыз чит илгә чыгару фактлары ачыкланган, наркотик матдәләрне алып чыгарга маташу очракларына чик куелган, чит илдән гомум күләме 1 миллиард сумнан артык валютаны кайтармау фактлары буенча җинаять эшләре ачылган.
Кисәтү чаралары үткәрелүгә карамастан, почта каналлары буенча тыелган товарларны алып керергә омтылу очраклары һаман дәвам итә. Узган вакыт эчендә почта аша җибәрелгән ярты килограммнан артык көчле тәэсирле матдәләр тоткарланган.
“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә таможня санкция исемлегендәге товарларны кертү һәм сату буенча чаралар үткәрә. Быел тыелган 200 килограммнан артык товар ачыкланып, алар тиешле тәртип буенча юкка чыгарылган.
Таможня органнары алдында бүген, һәрвакыттагыча, зур бурычлар тора. Барыннан да элек, Русиянең икътисадын һәм икътисади хәвефсезлеген үстерү, шулай ук, халыкара һәм тышкы сәүдә бәйләнешләрен арттыру. Әлеге орган 25 ел дәвамында гади булмаган, ләкин лаеклы юл үтеп, куәтле структурага әйләнгән.