+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 октябрь 2016, 02:00

“Мульти-пульти” кайчан туган?

Бик күп еллар элек, төгәлрәк әйткәндә, 1892 елның 28 октябрендә, Парижда яшәгән рәссам һәм уйлап табучы Эмиль Рейно халыкны моңа чаклы билгеле булмаган, гаҗәеп тамашага — “оптик театр” карарга җыя. Менә шушы чарада ул үзе уйлап тапкан “праксиноскоп” дигән аппарат тәкъдим итә. Аппарат хәрәкәтләнүче рәсемнәр күрсәтә. Бүгенге көн күзлегеннән без бу вакыйганы хәзерге мультфильмнарның ата-бабалары туган көн дип әйтер идек. Нәкъ шушы дата белән анимация киносы дәвере башлануны билгелиләр. Көне дә онытылмаган: 2002 елдан башлап, бу көнне “Халыкара анимация көне” дип йөртәләр.

Ул беренче тамаша әлеге анимация фильмнарыннан би-и-ик күпкә аерылган, билгеле. Хәзерге техник мөмкинлекләр башка сыярлык түгел — ике, өч үлчәмле, Flash, Stop Motion һәм VFX анимация — ниләр генә юк!

Илебезнең беренче мультипликаторы — Мариинка театры балетмейстеры Александр Ширяев. Һәрхәлдә, тарихта аның исеме калган. Ул төшергән курчак мультфильмында 12 фигура тик торган декорация фонында бии. Совет графика мультипликациясе 1924-25 елларда “туа”. 1924 елда гына да “Культкино” студиясендә әллә күпме мультипликацияле картина төшерелә (“Германские дела и делишки”, “История одного разочарования”, “Советские игрушки”, “Случай в Токио” һ.б.). Бөтен дөньяга танылган тулы метражлы мультипликация фильмы — Александр Птушконың “Яңа Гулливер”ы — 1935 елда төшерелә. Мәскәүдә “Анимация музее” дигән уникаль проект булдырыла, “Союзмультфильм” киностудиясе ачыла (1936). Анда төшерелгән фильм геройлары — ДоРеМи, Винни Пух, Бүре һәм Җиде Кәҗә бәтие, Гаф кушаматлы мәче ничә буын балаларын тәрбияләде икән? Бүгенге заманның күпчелек анимация фильмнарыннан аермалы буларак, бу мультфильмнар яхшылыкка, игелеккә өйрәтте.

Анимация музее элегрәк күчмә экспозиция буларак эшләп килсә, бүген ул Бөтенрусия күргәзмә үзәгендә урнашкан, экспонатлары биш меңнән артык.

Әйткәндәй, анимация бәйрәмен күп илләрдә берничә көн алдан билгели башлыйлар. Дөньяның төрле почмакларыннан анимация киносын яратучылар, һөнәр осталары бәйләнешкә керә, бер-берсенә фильмнарын җибәрә, бестселлер премьералары оештыра. Күп тамашачылар өчен бу көн — ел буе түземсезләнеп көтеп алган бәйрәм.
Читайте нас: