+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 октябрь 2016, 02:00

Талчыбык билләре...

29 октябрьдә Бөтенрусия гимнастика көне билгеләнә. Бәйрәм Русиянең Спорт һәм нәфис гимнас­тика федерациясе тәкъдиме белән 1999 елдан үтә.

Әйткәндәй, Русиядә һәм Көнбатыш Европада гимнастика белән XVIII гасыр ахырыннан шөгыльләнә башлыйлар. Ә инде XIX гасырда гимнастлар арасында ярышлар оештырыла. Русиядә иң беренче гимнастика бәйгесе 1885 елда Мәскәүдә үтә. 1896 елда гимнастика Олимпия уеннары программасына кертелә.

Бәйрәмдә ил күләмендә гимнастларның күрсәтмә чыгышлары оештырыла. Мавыктыргыч, сәламәтлек өчен файдалы спорт Башкортстанда да үсеш алган. Якташларыбыз Русия, халыкара ярышларда призлы урыннар яулый.
Читайте нас: