+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 октябрь 2016, 02:00

Тоткыннар өчен остаз да алар

1963 елның 31 октябрендә РСФСРның Җәмәгатьчелек тәртибен саклау министрлыгы коллегиясе тарафыннан тикшерү изоляторлары оештыру турында карар кабул ителә. Алар бушап калган чиркәүләр һәм гыйбадәтханәләрдә урнаштырыла. 2006 елның 31 октябрендә Тикшерү изоляторлары һәм төрмәләр хезмәткәрләре көнен билгеләү турында Указга кул куелган.

Әлеге хезмәт мәгълүматлары буенча бүген илнең холык төзәтү учреждениеләрендә 645 мең кеше тотыла. Учреж­дениеләрдә 52 мең хатын-кыз, хатын-кызлар колонияләре каршында 13 сабыйлар йорты бар, анда 665 бала яши.

Бу дата Җәзаларны үтәтү системасында эшләгән 50 меңнән артык кеше өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Алар югары класслы белгечләр генә түгел, тоткыннар өчен остазлар ролен дә үти, чөнки хөкем җәзасын үтү — ил, халык алдындагы гаебеңне юу ул. Ә бер ялгышкан кешене туры юлга бастыру өчен бик күп көч салырга туры килә. Бу бурыч күп очракта әлеге системада эшләгән хезмәткәрләр иңнәренә төшә. Алар аны намус белән үтәргә тырыша.
Читайте нас: