+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 октябрь 2016, 02:00

Яңа ведомствода – иске хезмәт

Ведомстводан тыш сак хезмә­тенең тарихы 1952 елның 29 октябренә барып тоташа. Ул вакыт СССР Министрлар советы хуҗа­лык объект­ларын сакларга тиешле хезмәт төзү турында карар кабул итә. Аңа кадәр аларны ведомстволар үзләре саклаган, моның өчен штатта бик күп каравылчылар тоткан. Әлеге вакыт эчендә хезмәт зур үсеш кичерә, халыкның милкен саклауны оештыруда уңай тәҗрибә туплый.

64нче еллыгын ведомстводан тыш сак Русия Дәүләт гвардиясенең Федераль гаскәрләр хезмәте составында каршылый. Шул ук вакытта үзенең төп функцияләрен: гражданнарның тыныч хезмәт һәм ялын тәэмин итүне, дәүләт мәнфәгатьләрен яклауны, илдә законлылыкны ныгытуны саклап калган.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең бурычлары күптөрле — алар җинаятьчеләрне тота, шул рәвешле то­рак пунктларда тәртип сакларга булышлык итә. Бүген шушындый сак астында, фатирлардан тыш, төрле учреж­дениеләр, кибетләр, халыкара аэропортлар, гидротехник корылмалар һәм башкалар исәпләнә. Гражданнарның 1,5 миллион фатиры — алар карамагында.

Күптән түгел Уфага Идел буе федераль округының Русия Дәүләт гвардиясе командующие, генерал-лейтенант Александр Порядин килде. Ул урындагы органның личный составы белән очрашты һәм хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе полициянең генерал-майоры Вячеслав Андреев белән таныштырды.

— Русиянең Дәүләт гвардиясе гаскәрләре илнең эчке хәвефсезлеген һәм дәүләт чикләренең бөтенлеген тәэмин итәргә, террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы торырга тиеш, — диде Вячеслав Аңдреев.
Читайте нас: