+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 ноябрь 2016, 02:00

Безнең халыкка да кирәк алар

Бу бәйрәм ел саен 1 ноябрьдә Болгариядә билгеләнә. Тамырлары белән ул XIX гасыр уртасына, болгар җире Госманлы империясе составында булган чорга барып тоташа.

Шул дәвердә болгар укытучылары, язучы-шагыйрьләре арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте барлыкка килә. Христо Ботев, Васил Левский, Софроний Врачанский, бертуган Константин һәм Димитр Миладиновлар халыкның милли үзаңын уятыр өчен барлык көчләрен салалар. Ватандашлары аларны “будитель” – уятучылар дип атый. “Будитель”­ләрнең тырышлыгы белән Болгариядә милли театр барлыкка килә, төрле әдәби жанрлар үсеш кичерә башлый, фән аякка баса. Хәтта христиан дине әһелләре дә 1860 елда аерым Болгар экзархиясен төзи. Болгариянең дәүләт буларак мөстәкыйльлек яулавында да “будитель”­ләрнең роле бик зур.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр 1909 елда Пловдив шәһәрендә бил­геләнә. 1921-45 елларда ул рәсми статуска ия була. Бөек Ватан сугышыннан соң, Болгария социалистик лагерьга кергәч, бу бәйрәм рәсми рәвештә билгеләнми башлый. Коммунистик система таркалгач, 1992 елда, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Петр Констан­тиновның башлангычы белән ул яңадан тергезелә. Бу көнне студентлар, галимнәр төрле уку йортларында болгар Яңарышының күренекле вәкилләре истәлегенә багышланган тантаналы җыелыш­лар, кичәләр үткәрә, аларның һәйкәлләренә чәчәк сала.

Безнең халык үлгәнме, әллә йоклый гынамы, дип гаҗиз булган чакларыбызда мондый “будитель” ләрнең тәэсире гәзит-журналларыбызга язылырга өндәүдә дә бик ярап куяр иде.
Читайте нас: