Бөтендөнья әһәмиятендәге ир-егетләр көнен булдыруның инициаторы — СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев. Әлбәттә, бу көн дөнья күләмендә статуска ия булсын өчен аның бик күп дәүләт җитәкчеләре, оешмалары тарафыннан хуплануы кирәк була. Михаил Сергеевичның идеясен Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплый. Шул рәвешле, 2000 елда Бөтендөнья ирләр көнен булдыру турында карар кабул ителә.
Әлбәттә, бәйрәм тантанасы һәм мөһим чараларның оештырылуы белән чагыштырганда, бу көнне 8 март белән тиңләп булмый. Бөтендөнья ир-егетләр көне әлегә мондый биеклеккә күтәрелә алмады. Шулай да, ноябрьнең беренче шимбәсендә барлык хатын-кызлар да ир-егетләргә икеләтә игътибарлылык күрсәтә дип уйлыйк. Күңелләрен күрү мәсьәләсендә дә йомшаграк һәм назлырак булырга кирәклеген дә онытмаслар дигән өмет бар. Әлбәттә, фәкать шушы көнне пешергән ризыкларыгыз тәмлерәк булсын. Истәлек бүләкләре дә әзерләгән булсагыз, ир-егетләр бу бәйрәмне ел буена онытмас.