+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
3 ноябрь 2016, 02:00

Кызыл мәйданнан – фронтка!

1941 елның ноябрендә фашист илбасарлары Мәскәү янына ук килеп җитә. Халыкның хәрби-патриотик рухын күтәрү максатында 1941 елда 7 ноябрьдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда хәрби парад оештырыла. Истәлекле дата Русиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләнә.

СССР Башкомандующие И. В. Сталин чыгышыннан соң Кызыл мәйданда парад башлана. Анда, җәяүле гаскәрләрдән тыш, 140 артиллерия орудиесе, 160 танк, 232 автомобиль катнаша. Авиация подразделениеләрен җәлеп итәргә һава шартлары комачаулый. Чара 25 минут дәвам итә. Парад тәмамлангач, гаскәрләр турыдан-туры фронтка китә. Шушы чара халыкның рухы сынмаганлыгын, соңгы көченә кадәр көрәшәчәген ачык күрсәтә һәм патриотик хисләрне уята. Парадның тәэсир көче зур була. Чынлап та, арытаба Советлар Союзы гаскәрләре обороналаудан һөҗүмгә күчә һәм илне басып алучылардан азат итә башлый.
Читайте нас: