+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 ноябрь 2016, 02:00

Алар — илнең терәге

2004 елның 9 ноябреннән башлап Русиядә СОБР көне билгеләнә. Полиция спецназы тарихы 1978 елга барып тоташа. Олимпия уеннары алдыннан Мәскәүдә тәүге махсус тәгаенләнештәге милиция бүлекчәсе (ОМОН) төзелә. Ә 1992 елда оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәләре каршында СОБРлар пәйда була. 2012 елда бүлекчә Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчә.

ОМОН белән СОБРның бурычлары төрле. ОМОН җәмәгатьчелек тәртибен һәм иминлекне тәэмин итә, хулиганнарны һәм җәмәгать урыннарында тәртип бозучыларны аулый. СОБР “криминаль полиция”гә турыдан-туры мөнәсәбәте булган, коралланган төркемнәргә каршы көрәш алып бара. СОБРда хезмәт итү өчен кадрлар җентекле сайлана, аның составына психологик һәм физик яктан әзерлекле, сыналган, сугыш операцияләрендә батырлык күрсәткән егетләр генә керә.

СОБР сугышчылары гомерләрен даими куркыныч астына куя. Хезмәт бурычын башкарганда СОБРның 300дән артык сугышчысы һәлак булган, 30дан артыгы Русия Герое исемен алган, шуларның яртысыннан күбесе — үлгәннән соң.
Читайте нас: