2001 елның 8 ноябреннән Русиядә һәм кайбер чит илләрдә Халыкара КВН көне билгеләнә. Зирәкләр һәм тапкырлар клубы эшчәнлеге белән кызыксынучы һәркем бу көнне бәйрәм итә. Бәйрәм итү идеясен Халыкара КВН клубы президенты Александр Масляков тәкъдим итә. Көне дә очраклы сайланмаган. 1961 елның 8 ноябрендә зирәкләр һәм тапкырлар клубының беренче уены эфирга чыга.