+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 ноябрь 2016, 02:00

Милләтчелек — катлаулы күренеш

9 ноябрь дөньяда антисемитизм, фашизм һәм расизмга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. 1938 елның 9 ноябреннән 10ына каршы төндә Европада яһүдләргә каршы погромнар үтә. Әлеге вакыйгалар Холокост – яһүдләрне кыру буенча дөньякүләм чараларның башлангычы булып тора.

“Бәллүр төн” һәм “Кырылган витриналар төне” дип исемләнгән вакыйгалар барышында Германия, Австрия һәм Чехословакиядә 90нан артык яһүд үтерелә, соңыннан ачыклануынча, моңа өстәп, бу милләтнең 30 меңнән артык вәкиле концлагерьларга озатыла, синагогалар яндырыла, яһүдләрнең кибетләре җимерелә.

Әйтергә кирәк, Германия нацистларының әлеге башбаштаклыгына Европа илләренең бу чараларга битарафлыгы аркасында юл куела, монысы инде 6 миллионлап яһүд кешесенең юк ителүенә китерә.

Әлеге истәлекле датаның һәр елны даими рәвештә билгеләнүе фашизм һәм расизмга каршы көрәшнең бер төре булып тора. Кызганычка каршы, тарихтан нәтиҗә ясалмаганлыгына шаһитбыз. Хәзерге шартларда милли шовинизм террорчылык сыйфатында сугышчан низагларга юл ача. Җитмеш ел элек яһүдләр кыйратылса, хәзер башка милләтләргә куркыныч яный. Дөньяның күп кенә кыйтгаларында милләтчелек, антисемитизм һәм расизм күренешләре артуы шул хакта сөйли.
Читайте нас: