+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2016, 02:00

Бөтендөнья яшьләр көне

Халыкара яшьләр көне 12 августта билгеләнсә, илебезнең егет-кызлары Русия яшьләре көнен 27 июньдә ел саен зурлап бәйрәм итә. Ә менә 10 ноябрь — Бөтендөнья яшьләр көне. Бу көн демократик яшьләрнең Бөтендөнья федерациясенә нигез салыну уңаеннан барлыкка килгән. Бу турыда 1945 елның 29 октябрендә Лондонда барган Бөтендөнья яшьләр конференциясендә карар ителә.

Демократик яшьләрнең Бөтендөнья федерациясе тынычлык, яшьләр хокуклары һәм халыклар бәйсезлеге яклы. Яшьләр һәм студентлар фестивале федерациянең иң чагу чарасы булып тора. Беренче Бөтендөнья фестивале Прагада 1947 елда үтә һәм 17 мең катнашучыны җыя.

Русия дә ике тапкыр фестивальне кабул итә. 1957 елда 131 илдән 34 мең кеше катнашса, 1985 елда үткән фестивальдә 157 илдән 26 мең кеше катнаша. Әйткәндәй, киләсе елда Сочида яшьләр һәм студент­ларның 19нчы Бөтендөнья фестивален оештыру планлаштырыла.
Читайте нас: