+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2016, 02:00

“Безнең хезмәт хәвефле һәм авыр...”

Полициягә бүген җәмгыятьнең хуплавы, ярдәме аеруча кирәк.Безнең илдә хокук сакчыларына карата мөнәсәбәт һәрвакыт үзенчәлекле булды. Аларны яратмау, хәтта нәфрәт белән карау, мыскыллау да юк түгел. Монысы, гадәттә, полициягә көне төшмәгән, кемнәрдәндер нидер турында ишеткән кешеләргә хас. Беркөнне шушы кешеләрнең ишеген бәла каксын әле, кайда йөгерә алар? Әлбәттә, полициягә. Кайчак үзләрен чакырта. Мин — шушы илнең гражданы, сез мине якларга тиеш, янәсе. Дөрес, алар якларга тиеш, ә син үзең шушы хезмәт кешеләрен һичьюгы хөрмәт итәргә тиеш түгелмени?

Җәмгыятьтә полициягә карата начар фикерләрне үзебез тудырдык. Янәсе, аларга мөрәҗәгать иттең ни дә, итмәдең ни, барыбер бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Алар бернинди чара күрмәячәк, ул гына түгел, ялгыш бер файда эшләсәләр дә акча сораячаклар. Эчке эшләр органнары җитәкчеләре арасында “полицейскийның кире образы дистәләрчә ел элек хокук сакчыларының үзләренең җитди вәкаләтләреннән хезмәтләрендә дә, көнкүрештә дә усал нияттә файдалануыннан туды”, дигән фикердә торучылар бар. Хәзер исә барысы да үзгәрде, ләкин әлеге образны юып ташлау өчен байтак вакыт таләп ителәчәк.

Ә бит полиция — ул без. Анда да безнең кебек кешеләр эшли, аларның да ата-аналары, гаиләләре бар. Кемдер күркәм сыйфатларга ия, кайберләре эчкерле, тупас һәм кешелексез. Полицияне аерым бер дөнья итеп карарга ярамый, ул — җәмгыятьнең чагылышы. Дәүләтнең эчке эшләр органнарындагы хәл турыдан-туры җәмгыятьтәге проблемаларга бәйле. Яманлыктан алар да усаллана, яхшы сүз аларны да яңадан-яңа үрләргә дәртләндерә. Полициягә бүген җәмгыятьнең хуплавы, ярдәме нык кирәк.

Интернетта бер сайт “Минем полиция мине саклыймы?” дигән сораштыру үткәрә. Әлегә 282 кеше җавап биргән. Җаваплар нинди дисезме? Җавап бирүчеләрнең 23 проценты: “Әлбәттә, полиция мине саклый”, 72 проценты: “Юк, сакламый. Полицейскийлар — тәү чиратта, кешеләр, алар арасында, теләсә нинди структурадагы кебек үк, начар кешеләр дә бар”, дигән.

Һичшиксез, бардыр. Ләкин һөнәренә тугрылары барыбер күбрәк. Менә Уфаның Дим районында хезмәт итүче участок инспекторлары Рөстәм Нуриязданов белән Илвир Гайнуллинга гомереңне һич курыкмый ышанып тапшырырга була. Исегездә булса, быел җәй алар әлеге төбәктә шартлауны булдырмый калды. Ул вакыт бер йортның сигезенче катында урнашкан фатирда газ баллоны шартлый. Нәтиҗәдә, өч бүлмәле фатир хуҗасы һәлак була. Бу вакытта йортның беренче катында урнашкан терәк пункттагы инспекторлар, коткаручыларны көтеп тормыйча, шундук зыян күргән фатирга күтәрелә. Кухняга үтеп, газ плитәсенең шартлаудан җимерелүенә һәм үлемечле иснең бинага таралуына игътибар итә алар. Аннары, газ шлангын ябып, фатир тәрәзәләрен ачалар һәм йортта яшәүчеләрне урамга чыгара башлыйлар. Участок инспекторларының дөрес һәм вакытында кылган гамәлләре аркасында уннарча кеше гомере коткарып калына.

Шушы уңайдан Уфа шәһәре хакимияте ведомствога әлеге батырларны бүләкләү турында тәкъдим җибәргән. Гомумән, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы көн саен рәхмәт хатлары ала. Соңгыла­рыннан берсе Түбән Варта шәһә­реннән килгән. Аның авторы Нефтекама шәһәренең өлкән участок инспекторы Валерий Исламовка югал­ган көнкүреш техникасын табып биргән өчен рәхмәт юллый.

Менә шундый егетләр күбрәк булсын иде бу хезмәттә. Полициягә халык ышанычын арттыру өчен нишләргә кирәк соң? Бурычларын төгәл үтәү турында сүз дә юк. Аннары халыкка якынаю зарур. Моннан берничә ел элек Эчке эшләр органнары каршындагы иҗтимагый советлар нәкъ шушы максатта төзелде.

Без үзебезнең хокук сакчылары белән хаклы рәвештә горурлана алабыз, чөнки Башкортстан полицейский­лары җинаятьләрне ачу күрсәткече буенча Русиядә иң яхшылар исәбен­дә. Шул ук вакытта тикшерүдә булган җинаять эшләре саны буенча йөклә­неш тә иң күбе. Менә ике ел инде республикада гражданнарның мөмкин булган җинаятьләре һәм хокук бозулары турында бөтен гаризалар да теркәлә. Гаризаларны теркәү дә, башкару вакыты да катгый контрольгә алынган. Русия Җинаять кодексы теге яки бу гариза буенча карар кабул итү өчен ун көн вакыт бирә.

Шул ук вакытта җинаять эше һәр алтынчы очракта гына кузгатыла, ә гаризаларның күпчелеге Административ һәм Җинаять кодексларына карамый торган көнкүреш низагларына кагыла. Алар белән дә полицейскийлар шөгыльләнә, чөнки безнең халыкта гаиләдә туган гаугаларны да алар килеп басарга тиеш дигән ышану яшәп килә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан полиция хезмәткәрләре эшчәнлекләренә йомгак ясый. Шушы елның 9 аенда республикада исәпкә куелган җи­наять­ләрнең гомум саны кимегән. Башкортстан хокук сакчылары тарафыннан ачылган җинаятьләр саны 14 процентка арткан, аларны кылучылар саны 16,6 процентка күбрәк ачыкланган. Җинаятьләр структурасында төп өлеш (50 процентка якын) чит кеше милкен урлауга туры килә, шә­хес­кә каршы, икътисади хокук бозулар, наркотикларның законсыз әйлә­неше фактлары да зур урын алып тора.

Үткәрелгән кисәтү чаралары нәтиҗәсендә үтерү һәм үтерүгә омтылыш, авыр тән җәрәхәтләре ясау, көчләү, мошенниклык кылу, урлашулар саны кимегән. Кыскасы, республика хокук сакчылары һөнәри бәй­рәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый.
Читайте нас: