Шушы карарга нигезләнеп, ЮНЕСКО 2001 елдан Бөтендөнья фән көнен бәйрәм дип игълан итә. Беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләнә.
Бу көнне галим-голәмә төрле дәрәҗәдәге симпозиумнар, конференцияләр үткәреп, коллегалары белән аралаша, халык алдында чыгыш ясый; музейларда тематик күргәзмәләр оештырыла. Фән тынычлык өчен хезмәт итәргә тиеш – бу максат һәр галимнең күңелендә яши.