+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2016, 02:00

Тормышыгыз юзабилити булсын!

10 ноябрьдә Бөтен­дөнья юзабилити көне үткәрелә. Нәрсә соң ул, диярсез. Исеме аңлаешсыз булса да, аңлаешлылык, ягъни кулланышның бар тармакларын да гади­ләштерү өчен көрәшә торган көн бу. Әйтик, сез кер юу машинасы сатып алдыгыз, ди, анда исә кырыкмаса кырык төймә, кайсысына басарга да белмисез. Машинага утырсаң, алгы панельдагы төймәләрдән күзләр камаша. Компьютер, телефон, хәтта фотоаппаратны гына кулга алсаң да баш катырып хәтсез вакыт утырырга кирәк. Ә юзабилити көне боларны сатып алучыга аңлаешлы һәм гади итәр өчен көрәшә. Беркем дә яңа технологияләргә каршы түгел, алар булсын, әмма кулланыш кеше өчен гади булып калсын. Замана телендә интуитив-аң­лашыла торган интерфейс дип атала ул.

Бүгенге заман компьютерга корылган. Кайчак эш белән төрле оешмаларның, уку йортларының, хаки­мият­ләр­нең сайтына керер­гә туры килә. Кайбер сайт­ларның катлаулылыгына таң калган чаклар еш була. Ирек­сездән, аны гади генә, аңлаешлы итеп эшләп булмыймы икән, дип уйлыйсың. хәзер җиде яшьлек бала телефонда, компьютерда бездән яхшырак сукалый. Үземнән чыгып беләм, чөнки еш кына алты яшьлек улыбызга мөрә­җәгать итә­без. Күптән түгел миңа яңа телефон бүләк иттеләр, кая инде андагы төймәләрне, функция­ләрне аңлап бете­рү! “Улым ватсаппка кереп бир әле!”, “В контакте”ны телефонга күчер әле”, “будильникны куй әле!” — дип аңа мөрә­җәгать итәм. Бу, күрәсең, техник прогресс белән бәйледер. Әмма башлангыч сыйныфларда счет төймә­ләрендә санаган безнең буын бар бит әле. Һәм безнең өчен менә шушы гадиләштерү ки­рәк тә инде.

Юзабилити көне 2005 елдан бирле ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә билге­ләнелә. Әлеге көннең төп девизы: “Гадилеккә омтыл!” Аеруча бу девиз дизайнерларга, проектлаштыручыларга, компьютер технологиясе белгеч­ләренә кагыла. Алар һәр кулланучыга аңлаешлы булырлык техника һәм программалар булдыру өчен тырыша.

Юзабилити турында сөй­ләш­кәндә, телнең чисталыгы турында да әйтеп китми булмый. Чөнки бире­дә дә гади­ләш­терү кирәк, минемчә. Кайбер ашханә­ләргә керсәң, бер урыс ашы да юк, атамаларына карап, бу нәрсә икән дип торасың. Мин бервакыт шулай скрэмбл сорадым, алдыма куырылган йомырка китереп куйдылар. Ә “крепы” дигән­нәре, коймак булып чыкты. Бәхәсләш­мим, чит ил сүзлә­ренең безнең кулланышка кереп, инде “үзебезнеке” булып бет­кәннәре бик күп. Бәлки, берәр вакыт “Синергия”, “скрэмбл “лар да шулай ук якын булып китәр, кем белә.

Хәер, төп темадан бераз тайпылдык бугай. Әйе, без гадилек яклы — чөнки гади икән, димәк, аң­ла­шыла, аның белән куллану яхшырак нәтиҗә бирә дигән сүз. Шуңа да барыгызны да юзабилити көне белән котлап, гадилек һәм нәти­җә­лелек теләп калабыз!
Читайте нас: