+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 ноябрь 2016, 02:00

Авыру контрольдә булсын!

14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Планетада бүген 230 миллионнан артык кеше шикәр диабеты белән авырый. Бу – Җир шарындагы халыкның 6 проценты.

Ләкин, тикшеренүләр күрсә­түен­чә, рәсми теркәлмәгән авырулар саны күпкә артык. Русиядә авырулар – якынча 9 миллион. Фаразлар буенча, 2025 елга авыручылар ике тапкыр артачак һәм, Халыкара диабет федерациясе исәпләүләренчә, 2030 елга бу диагноз 500 миллион кешедә булачак. Дәваланмаган диабет бөтен мөһим органнарның зарарлануына һәм үлемгә китерергә мөмкин.

1991 елдан Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән Бөтендөнья диабет белән көрәш көне билгеләнә. 1922 елның гыйнварында Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг инсулин инъекциясе ясап, авыр формадагы шикәр диабеты белән авыручы 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. Инсулинга патент алып, искиткеч баю урынына, галим барлык хокукларын Торонта университетына бирә. Соңыннан инсулин җитештерү хокукы медицина тикшеренүләре буенча Канада советына күчә һәм 1922 ел ахырында яңа препарат барлыкка килә. Бу ачыш миллионлаган кеше гомерен саклап кала.

Кызганычка каршы, шикәр диабетыннан бүген дә тулысынча савыгып булмый. Ләкин кешеләр авыруны контрольдә тотарга өйрәнде.

Диабет белән авыру хәвефен булдыручы факторларны да истә тотарга кирәк. Беренчедән, нәселдәнлек. Шуңа күрә кан буенча туган булган кешеләрегез арасында шикәр чире белән авыручылар бар икән, тикшеренеп тору кирәк. Икенчедән, артык авырлык. Икенче типтагы диабет белән авырган 10 кешенең 8е артык авырлыктан интегә. Күп авыруларга кандагы шикәр микъдарын киметү өчен артык килограммнардан котылу да җитә. Аз хәрәкәтләнү – өченче фактор. Физик активлык авырлыкны нормада тотарга ярдәм итә, кандагы шикәрне энергия эшләүгә җәлеп итә, күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген арттыра, кан йөрешен яхшырта. Тагын бер хәвеф – яшь факторы. 45 яшьтән узганнарга сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук соңгы елларда икенче типтагы диабет белән авыручылар арасында балалар һәм яшьләрнең артуы күзәтелә.

Әлбәттә, кайбер факторлар белән көрәшеп булмый. Ә менә гәүдә авырлыгын һәм тормыш рәвешен һәркем контрольдә тота ала. Диабет йогышлы авыру түгел һәм күп шикәр ашаганнан гына килеп чыкмый.

Диагноз куелганчы, кеше авыруын күпме вакыт белми йөрергә мөмкин? Беренче типтагы диабетны баштагы айларда ук ачыклыйлар, чөнки ул кискен һәм тиз килеп чыга. Ә икенче тип үзен озак сиздермәскә мөмкин. Вакытында ачыклау өчен даими тикшеренеп торырга кирәк.

Әгәр гел генә дөрес итеп диетада торып булмаса? Тулысынча камил кешеләр юк. Төрле ситуацияләр булырга мөмкин. Бәйрәмнәр, кунакка барулар. Диетаны бозгансыз икән, үзегезне “ашамагыз”. Яңадан тыныч кына дөрес туклануны дәвам итегез. Ләкин еш бозганда проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Алкоголь рөхсәт ителәме? Әгәр авыруыгыз ныклы кон­трольдә икән, бераз гына алкоголь кулланырга ярый. Ач килеш эчәргә һич ярамый! Ябыгырга теләү­челәр өчен алкоголь бөтенләй кирәкмәс.

Бала имезергә ярыймы? Әйе. Имезү бала өчен бик файдалы. Шулай ук ул анага да ярдәм итә: кандагы шикәрне киметә, артык авырлыкны бетерә.

Тәмәке тартырга ярыймы? Тарту һәркем, аеруча диабет белән авыручылар өчен, бик зарарлы. Йөрәк өянәге, аяклар параличы һәм гангренасы хәвефен арттыра.
Читайте нас: