12 ноябрь – Русия Саклык банкы хезмәткәрләре көне. Сыйфатлы хезмәт күрсәткәнгә, алар бәйрәмне югары казанышлар белән каршылый.
Халык элек тә акчасын ышанычлы урында сакларга, тупларга, ерак арада яшәүче туганнарына күчерергә теләгән. Ниһаять, 1841 елның 12 ноябрендә патша Николай I Русиядә саклык кассалары оештыру турында Указ чыгара. Бүген илнең 83 төбәгендә Саклык банкының 20 мең бүлекчәсе эшли. Банк 110 миллион кешене хезмәтләндерә.