“Бөтен һөнәр ияләренең дә календарьда үз көне бар, ник безнеке булмаска тиеш? Нинди генә конструкция төзелмәсен, иң башта аның сызымнарын эшләүче, кайда салынырга тиешлеген һәрьяклап өйрәнүче — нәкъ менә без бит! Күпкатлы йортлар гына түгел, автомобиль һәм трамвай юлларын, газүткәргечләрне, хәтта канализация төзү дә безнең катнашлыктан башка башкарылмый”, — ди проект белгечләре.
Шул көннән башлап әлеге һөнәр ияләренең үз бәйрәме барлыкка килә. Икенче елны аны Санкт-Петербургта гына түгел, Мәскәү һәм Новосибирскида да билгелиләр, ә 2007 елда бәйрәмгә илебезнең эре 15 шәһәре кушыла. Бүген инде проект төзүчеләр көне киң колач белән билгеләнә.