Рәсми билгеләмәсен гадиләштереп аңлатканда, ул санлы карталардагы объектларны эзләү һәм анализлау, шулай ук алар турында өстәмә мәгълүматлар алуны — аларда урнашкан фирма яисә торак йортларның иңен-буен, биеклеген, адресын ачыклау, күпме кеше яшәвен өйрәнүне үз эченә ала. Аның кыскартылган атамасы — ГИС (геомәгълүмати система). Ул территориаль яктан глобаль, субконтиненталь, төбәк, субрегиональ, локаль һәм урындагы системаларга бүленә.
Әлеге бәйрәм кысаларындагы чаралар тоташ Европада үткәрелә. Аның төп максаты — халыкның, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын географиягә юнәлтү.
Соңгы елларда ГИС көне белән бәйле чараларда дөньяның 80 иленнән бер меңгә якын оешма катнаша. Кызганычка каршы, бездә дә геомәгълүмат күпләрнең эшчәнлеге белән бәйле булуга карамастан, Русиядә бу датаны үткәрүдә активлык артык сизелми. Соңгы елларда илдә картографиядә һәм геодезиядә җитди алга китеш булды. ГИС инженерларга яңа биналарны проектлауда, территориаль планлаштыруда зур ярдәм күрсәтә.
Урындагы объектлар турында төгәл мәгълүмат тупланган ГИС, шулай ук, метеорология, җир төзелеше, экология, муниципаль идарә, транспорт, икътисад, оборона һәм башка тармакларда эшне тирән анализлау белән оештыруга булышлык итә.