Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык – чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.
Бу сүзне ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул — кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу. Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә, яки аерылып торучы башка тагын шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.
Бүген Җирдә 3 мең төрле милләт вәкиле яши. Русия Федерациясе — иң зур күпмилләтле ил, илебездә 166 милләт исәпләнә. Үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез) — һәркайсы Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, ата-бабаларыбызның хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырылып килә. Мондый күчәкилүчәнлек — дәүләтчелегебезнең ныклы таянычы, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Күпмилләтле Башкортстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре гасырлар дәвамында бер-берсен хөрмәт итә, дус һәм тату яши. Республикадагы иминлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге.