Бөтен дөнья студентларының бердәмлек көне җанөшеткеч вакыйгалар белән бәйле. 1939 елның 28 октябрендә Прагада Чехословакия дәүләте барлыкка килүнең 10 еллыгы уңаеннан демонстрация үткәрелә. Чарада Парижда укучы барлык студентлар катнаша. Бу вакытта Чехословакияне немец гаскәрләре чорнап алган була. Демонстрацияне тараткан вакытта Ян Оплетал исемле студент атып үтерелә. Аны җирләүдә барлык студентлар һәм преподавательләр катнаша. Шушы хәл уңаеннан алар җыелыш булдыра. Нәкъ 17 ноябрьдә меңләгән протестант кулга алына, шактые үтерелә, күбесе концлагерьларга озатыла. Гитлер әмере буенча барлык уку йортлары ябыла. Хәрби бәрелешләр тәмамлангач кына уку-укыту тергезелә. Шуннан башлап 17 ноябрь чех студентларын искә алу көне итеп билгеләнә.