+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 ноябрь 2016, 02:00

Степа дәдәйдән үрнәк алсыннар

17 ноябрьнең “Участок уполномоченныйлары көне” итеп билгеләнүе юктан гына түгел. 1923 елда нәкъ шушы көнне РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан “Участок надзирателенә инструкция” имзалана. Шушы хокукый-норматив документ совет милициясенең участковыйлар институтын формалаштыруга башлангыч сала.

2011 елда Эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәннән соң, участковыйлар “полициянең участок уполномоченныйлары” итеп үзгәртелә.

Шунысы игътибарга лаек: җәмәгать хәвеф­сезлеге белән бәйле һәр — икенче, криминал белән бәйле һәр дүртенче җи­наять участок уполномоченныйлары тарафыннан ачыклана. Эчке эшләр органнарында профилактик исәптә торучы 4 миллион кешегә нәкъ участок уполномоченныйлары күзәт­челек итә.
Читайте нас: