+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 ноябрь 2016, 02:00

Бәхеткәең кайсы илдә?..

Бөтендөнья иммигрант көне ел саен милли епископ конференцияләре башлангычы белән ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнә.

Халыкара оешма күрсәткечләре буенча, дөньяда 200 миллион мигрант исәпләнә.

Һәр бишенче мигрант бүген АКШта яши. Шулай да мигрантларның өчтән бер өлешенең азрагы үсеп килүче илләргә китә. Кайбер илләрдә мигрантлар халыкның күп кенә өлешен тәшкил итә. Мәсәлән, Кувейтта – 50 процент, Австралиядә – 25, Канадада – 19. Дөньядагы мигрантларның яртысы диярлек – хатын-кызлар, үсешкән илләрдә хатын-кыз мигрантлар ирләргә караганда күбрәк. Законсыз мигрантлар күләме 30-40 миллион тирәсе.

Мигрантларны иң нык җәлеп иткән ил – Канада. 63 илдә тикшеренү үткәргән белгечләр шундый фикергә килгән. Икенче урында Германия һәм Япония. Русияне тикшеренүдә катнашучыларның унбиш проценты сайлаган.

Бүген Русия иммигрантлар күләме буенча АКШтан кала икенче урында. Ел саен безгә башка илләрдән 21-23 миллион кеше килә. Аларның 80 проценты Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләреннән. Экспертлар фикеренчә, Мәскәүдә эшче мигрантлар саны 6-8 миллионнан да ким түгел.

Күпчелек кешеләр башка илләрдән килүчеләргә негатив карашта һәм моны “тискәре күренеш” дип саный. Шулай да һәркемнең дөнья буйлап бәхетен эзләргә хакы бардыр ул...
Читайте нас: