Гали Мансур улы Стәрлетамак районының Аллагуват авылында туган. Дүрт ел Салават музыка мәктәбенең баян классында белем алган. 1976 елда Салават музыка училищесын тәмамлаган, музыка мәктәбендә укыткан һәм Мәләвез шәһәренең Мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык биюләре ансамбленең аккомпаниатор-концертмейстеры булган. Армия хезмәтен Германиядә үткән. Анда да сәнгатьтән аерылмаган — тынлы оркестрда тромбонда уйнаган. 1989 елдан ул — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе артисты. Русия төбәкләрендә, Австрия, Германия, Италия, Корея, Филиппиннар, Төркиядә һәм башка илләрдә гастрольләрдә булган.
Гали Алтынбаевның үз башкару стиле, музыка сәнгатендә үз юнәлеше, эзе бар, аны беркем белән дә бутап булмый. Ул Русиядә яшәүче күп халыкларның көйләрен башкара ала. Татарча, урысча, кирәксә, чувашча башкаручыларга җиңел аккомпаниаторлык итә.
Туган көнен Гали Алтынбаев җитди концерт программасы белән билгеләргә ниятли. Ул 20 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак.
— Нәзифә Кадыйрова белән берлектә өченче программа әзерлибез. Совет заманындагы башкорт, татар композиторларына, шагыйрьләренә, алар иҗат иткән тирән мәгънәле җырларга өстенлек бирәбез. Романслар, балладалар җырлыйбыз. Шушы концертка да җитди әсәрләр, узган еллар хатирәләре тупланды. Нәфисә Җәвәт кызы минем иҗат белән, мин аныкы белән таныштырачакбыз. Чараның беренче өлешендә Башкортстан Милли симфоник оркестының камера составы чыгыш ясаячак. Оркестрга хор кушылачак — җыр белән түгел, ә сопрано, альт, тенор, баритоннар белән. Тик камера музыкасы гына булачак, эстрадасыз. Икенче бүлектә Идрис Газиев, Җәмил Әбделманов, Рафаил Рәхмәтуллин, Геннадий Родионов, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Әлфия Юлчурина, Рәсүл Карабулатов, Артур Туктагулов, Роберт Тимербаев һәм башка дусларым киләчәк, “Забава” урыс халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясаячак. Концертны Башкортстанның халык артисты Александр Кузьменко алып барачак. Тере тавыш, тере музыка, классик көйләр көтелә. Режиссеры — үзем.
Туган көнне яхшы кәеф, иҗади дәрт белән каршы алам. Гомерем буе халкыбызның үлмәс әсәрләрен саклап калу, лаеклы шәхесләребезнең гасырлар буе җыелган җыр гәүһәрләрен популярлаштыру максаты белән яшим. Миңа җиңел җырлар модасы, “попса” ошамый. Нәзифә Кадыйрова белән 90нчы еллардан бирле чын җырлар өчен көрәшәбез. Ике-өч сүздән торган җырларны, ике нотадан торган көйләрне халык ничек кенә яратып китмәсен (кызганычка каршы!), барыбер үзебезнең фикердән кайтмадык, үзебезчә эшли бирдек. Бу һәркемгә дә ошап белми, әлбәттә. Әйтик, концерт оештыручылар бездән туган көн, апа-абый турында гап-гади җыр көтә. Ә безнең җырлар дөнья турында, мәгънәле.
Баян — фортепиано кебек, аккомпаниаторлык итү өчен көйләнгән уен коралы. Баянның мөмкинлекләре бик киң, тик без аның дәрәҗәсен төшердек бүген.
Аны җырчы күләгәсенә, кайдадыр читкә мескен хәлендә, бастырып куялар, чыгыш вакытында алдан язылган көй дә өстиләр. Ә баян уртада булырга тиеш! Җырчыдан аз гына арттарак басып, киң, иркен итеп уйнарга тиеш ул. Тамашачы “шакы-шыкы, такы-тыкы”ларны тыңлаганчы, чын көй тыңлар иде ул очракта. Сәхнәдән Африка кабиләләре булдырган тавыш түгел, ә думбыра, курай, баяннар яңгырарга тиеш. Баянны кайберәүләр хәзер аерым уен коралы, дип тә күрми. Без Нәзифә Кадыйрова белән теләсә нинди концертта өч-дүрт җырны микрофонсыз, баян көенә генә башкарабыз. Залда 500 тамашачы булса да, 900 булса да ишетә җырны. Баян сәнгатен сакларга тырышабыз.
Бәләкәй генә, әмма уенчык булмаган гармошкаларда 5 яшьтән уйный башлавымны хәтерлим. Шуннан саратовский гармун, хромка, баяннар китте. Мин аларда әле дә уйный алам. Әмма булмышым аккомпаниатор-концертмейстер булгач, шул һөнәрнең дәрәҗәсен сакларга тырышам. Бүген иң яратып уйнаган коралларым — баян белән фортепиано. Күңелем аккомпонементка ята, аерым башкаруга түгел. Характерлы, күпкырлы сәләтле җырчыларны яратам. Радик Гәрәев шундый иде, әлегеләрдән Идрис Газиев, Вахит Хызыров, Җәмил Әбделманов, Нәзифә Кадыйрова. Аларга уйнау үзе бер бәхет тә, шул ук вакытта зур җаваплылык та.
Баянны аранжировка кысрыклый бүген. Ә көчле аранжировкалаучылар бик сирәк, алар бармак белән генә санарлык. Кайбер аранжировка эшләүчеләр хәтта музыкант түгел. Җырчының характерын, нинди стильдә эшләвен да белмичә, ашык-пошык теләсә нәрсә эшлиләр дә бирәләр. Кәтүк машинасы үткән кебек, тип-тигез итеп. Бу көйгә кушылып җырлаганда кеше тавышын, тембрын югалта. Яшьләрнең баянга җырлыйсы да килми. Шундый плеяда үсә. Белергә теләмиләр дә, ул юнәлештә эш тә алып барылмый. Филармониянең бурычы — халыкны чын композиторлар, чын җырчылар белән таныштыру. Әле ике көй язса, үзен — композитор, ике шигырь язса, шагыйрь дип йөртүчеләр күп. Сәхнә банкет җырлары белән тулды. Әмма бетте, юк, дип, кул кушырып утырып булмый. Көрәшергә, үстерергә, ата-бабаларыбыздан калган мирасны сакларга, кесәгә түгел, халыкка хезмәт итәргә кирәк!