+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 ноябрь 2016, 02:00

Чын тарихчы иде ул...

Дәүләкән районының Чуенчы авылы үзеннән чыккан күренекле шәхесләре, галимнәре белән хаклы рәвештә горурлана. Медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Наил Гатауллин, физика-математика докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фәнил Сәяхов, Социалистик Хезмәт Герое, техник фәннәр докторы, профессор Гомәр Теләшев кебек шәхесләр республика фәненең күрке булып саналырга лаек. Шундыйларның берсе – тарих фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән эшлеклесе Фәһим Сәяхов, әгәр исән булса, 20 ноябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләр иде.

Булачак галим мәгърифәтле, белемле гаиләдә туа. Балачактан гел яңага, фән-гыйлемгә омтыла. Әйт­кәндәй, югарыда атап үтелгән Фәнил Сәяхов – аның бертуган энесе. Ләкин Фәһим Лотфырахман улына фән өлкәсенә кереп китәр алдыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында кан коеп кайтырга туры килә. 1948 елда К. Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтын (хәзерге Башкортстан дәүләт университеты) тәмамлагач, гомерен шушы уку йорты белән бәйли. Башта – кандидатлык, 1970 елда докторлык диссертацияләре яклый, “профессор” гыйльми дәрә­җәсенә ирешә. 1954-89 елларда БДУда КПСС тарихы кафедрасын җитәкли.

Фәнни хезмәтләре Башкорт АССРының сәяси һәм социаль-икътисади тарихын тикшерүгә багышланган. Фәһим Сәяхов “КПССның Башкортстан бүлекчәсе тарихыннан очерклар” (1973), “Башкорт АССРының совет исто­риографиясеннән очерклар” (1975) кебек фундаменталь хезмәтләрне язуда катнаша. “1926-37 елларда Башкортстанда ленинчыл социализм төзү планының тормышка ашырылуы” (1973) дигән китабы ул чор тарих фәнендә зур ихтирам казана. Фәһим Лотфырахман улы – 70тән артык фәнни хезмәт авторы. Тарих фәне өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1976 елда “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Галим 2003 елда бакыйлыкка күчсә дә, аның хезмәтләре әле дә фәнни әйләнештән төшми, якты истәлеге якташлары, хезмәттәшләре, шәкертләре күңелендә саклана.
Читайте нас: