+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 ноябрь 2016, 02:00

Ел саен бер район җирләнә

2005 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе Бөтендөнья юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көнен раслый. Юл аварияләрендә гомерләре өзелгәннәрне искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә. Бу датаның үз тарихы бар.

Бөтендөнья юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне Бөек Британиянең “Роудпис” хәйрия оешмасы башлангычы белән үткәрелә башлый. Чара беренче тапкыр 1993 елда Бөек Британиядә оештырыла, чөнки шул елда Европада юл фаҗигаләрендә 50 меңгә якын кешенең гомере өзелә. Истәлекле дата юкка гына ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнми. Моңа кадәр Бөек Британиядә сугышларда, хәрби конфликтларда башын салганнар искә алына. Юл фаҗигаләрендә дә, сугышларда да, башлыча, яшь егетләр гомере кыелганга, ике дата бер-бер артлы килә.

Әйткәндәй, дөньяда ел саен юл фаҗигаләрендә 1,5 миллион кешенең гомере кыела һәм 50 миллионы җәрәхәтләнә. Русиядә юл-транспорт аварияләре ел саен 35 меңгә якын кешенең гомерен өзә. Ел саен уртача зурлыктагы бер шәһәр халкы кырыла.
Читайте нас: