+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 ноябрь 2016, 02:15

Сүзлекләр бәйрәме

22 ноябрьдә Русиядә Сүзлекләр һәм энцикло­педияләр көне билгеләнә.

Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1801 елда нәкъ шушы көнне күре­некле тел галиме В. И. Даль дөньяга килә. Аның “Толковый словарь живого великорусского языка” дип аталган хезмәте әлеге көндә дә урыс телен өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганак ролен үти. Бәйрәм 2010 елда Урыс телен сөючеләр җәмгыяте тәкъдиме белән билгеләнә башлый. Бу көнне барлык уку йортларында, китапханә­ләрдә, мәдәни үзәкләрдә, музейларда, китап кибетләрендә “Сүзлекләр бәйрәме” үткәрелергә тиеш. Аның төп максаты – халыкның төрле сүзлекләр һәм белеш-мәлекләр белән файдалану культурасын күтәрү.

Сүзлекләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Галимнәр фикеренчә, алар тел үсешенең бер этабына йомгак ясап, киләчәккә юл яра, актив лексиканың үзгәреш закончалыкларын күрсәтә.
Читайте нас: