+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 ноябрь 2016, 02:00

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның

Өч бала әнисе Рәзилә Фәхертдинова – балалар бакчасында тәрбияче, авыл Советы депутаты, уңган хуҗабикә, бәхетле хатын.Телебездә үтә дә тирән мәгънәгә ия булган сүз бар, ул – Әни. Әнкәй, инәй, инәкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез аларны, шушы гади генә кәлимәгә йөрәк җылыбызны, безне дөньяга тудырган газизебезгә олы рәхмәт һәм хөрмәтебезне салабыз. Алар да балалары алдындагы бурычын үтәүгә, бәһалы, абруйлы булуга бар көчен сала. Шундый асыл затларның берсе белән без Кушнаренко районында очраштык.

Иске Кормаш авылында яшәүче Рәзилә Рәсим кызы – өч бала анасы, балалар бакчасында тәрбияче, авыл Советы депутаты, уңган хуҗабикә, кул остасы, актив җәмәгатьче һәм чибәр ханым да. Ул Кушнаренко педагогия көллиятендә укыган елларында сабакташы Венер белән танышкан, яшьләр матур гаилә корган һәм авылда төпләнгән. Күптән түгел утызын тутырган яшьләр үз көчләре белән йорт салган, балалар баккан, агачлар утырткан. Йорт янындагы бакчалары җәйге айларда күзнең явын алырдай әкият почмагына әверелә, андагы дистәләгән төрле чәчәкләр арасында хуҗалар ясаган сыннар җанлангандай була.

Аналар көне алдыннан Уфада яңа ачылган перинаталь үзәктә беренче бала дөньяга аваз салды. Ләйсән Вәлинурова өченчегә әни булды һәм кыз тапты.

– Биредә барысы да матур, уңайлы, корылмалар заманча, башка берни дә өстисе юк – ди ул.

Яшь ананы республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов котлады, аңардан чәчәк бәйләме һәм махсус бүләк Ләйсән һәм аның гаиләсе өчен янә бер зур шатлык булды.

Әйткәндәй, быел гыйнвар-май айларында Башкортстанда 13610 бала туган. Алар арасында үлем очраклары 20 процентка кимегән.


Венер белән Рәзиләнең сөю җимешләре берсеннән-берсе татлы. Өлкәннәре Диана – уку алдынгысы, рәссам, кече туганнары өчен чын апа, киңәшче һәм ярдәмче. Уртанчылары Вилмир – спортчы, биюче, җитез һәм уңган малай. Иң татлылары – төпчекләре Рита. Булыр бала бәллүдән билгеле, диләрме әле?! Бу нәни актриса һәм җырчы нәкъ бишектән үк үз һөнәрләрен күрсәтә башлаган. Бүген биш яшьлек кызчык “Саумы, саумы әкият!”, “Кушнаренко йолдызчыклары”, тагын бик күп бәйгеләрдә җиңүче дип табылган. Аның Мактау кәгазьләре рамга алынган, бүлмәсендә эленеп, яңаларын чакырып тора. Гомумән, Рәзилә Рәсим кызы балаларының уңышын дәлилләүче һәрнәрсәне кадерләп саклый, бу бүләкләр яңа җиңүләргә илһамландыра, дип исәпли ул.

Үзенең дә Мактау кәгазьләре бихисап. Ул үзе тәрбияләгән балалар белән авыл, район, республика һәм, хәтта, Русия бәйгеләрендә катнаша, җиңүләр яулый, алар хакында район гәзитенә яза.

Рәзиләнең тагын бер матур сыйфаты бар, ул – игелекле килен дә. Бианасы Миңзифа Нурислам кызы – авылда абруйлы кеше. Бик яшьли тол калып, ике улын ялгызы үстергән. Аларга соклангыч тәрбия биргән егетләргә ата да, ана да була алган. Шуңа да уллары балта эшенә дә оста, нигә тотынса, шуны коеп куя. Ул киленнәренә шатланып бетәлми.

– Яшьләрнең шулай матур итеп тормыш көтүе – шатлыклы күренеш, – ди Иске Кормаш авыл хакимияте башлыгы Флорит Гыйрфанов. – Бездә бер генә буш торган йорт та юк, яшьләр күпләп авылда кала, дөнья кора. Азып-тузып йөрүчеләр юк.

– Чыннан да, безнең авылда бер генә тәртипсез гаилә, эчкече, балаларын карамаган хатын юк, – ди хатын-кызлар Советы рәисе Гүзәл Гайсина. – Кул эшенә, бакча үстерүгә оста кызларыбыз, киленнәребез. Алар арасында күпбалалылар да байтак.

Без моны Фәхертдиновлар гаиләсе мисалында да күрдек. Саубуллашканда, нәниләре Ританы янә бер сөйдек һәм аның иң зур хыялы турында сорадык. “Мин акча җыя башладым, – диде ул, татлы елмаеп. – Җитәрлек булгач, әнидән өйдә асрый торган кечкенә эт яки апай алдыртам!” Әтиең белән дә киңәшләчкәч, мөгаен ул сиңа янә бер туган алып кайту ягында булыр, матурым! Һәрхәлдә без сиңа шуны телибез.
Читайте нас: