+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 ноябрь 2016, 02:00

Диңгез пехотасы сынатмый

1995 елдан алып һәр елның 27 ноябрендә Русия диңгез пехотасы көне билгеләнә. “Диңгез бүреләре”нең һөнәри бәйрәмен уздыру Петр I карары белән 1705 елның 27 ноябрендә диңгез солдатлары полкын оештыру вакыйгасына бәйле. Ә пехота исә беренче тапкыр 1668 елда “Орел” корабында файдаланыла. Кораб экипажы һәм артиллеристлардан тыш, дошман корабын абордаж сугышында кулга төшерү өчен укчылар төркеме җәлеп ителә. Соңрак 1700-03 елларда Балтыйк ярлары өчен барган сугышта шведларны бәреп чыгару өчен Петр полклары катнаша. Алар үз бурычын аклый, нәтиҗәдә, Петр Беренче диңгез солдатлары полкын оештыра. Беренче полк бишәр ротадан торган ике батальонны берләштерә. Аларга 45 офицер, 70 унтер-офицер һәм 1250 укчы керә. Диңгез пехотасы штыклы мылтыклар һәм кылычлар белән кораллана.

Бөек Ватан сугышында диңгез флоты коры җирдә барган сугышларда да катнаша. Ленинградны азат итүгә, Мәскәүне саклауга зур көч сала. Севастопольдә 15 көн эчендә генә дә диңгез пехотасы снайперлары 1050 фашистны үтерә.
Диңгез пехотасы куркыныч һәм хәвефле бурычлар үтәүгә җәлеп ителә. Алар аз югалтулар белән мөһим стратегик объектларга ия булу, дошман техникасын юкка чыгару өчен десант итеп төшерелә.

Диңгез пехотасы Польша, Сүрия, Ливан, Израиль, Кипр, Йәмән, Иран, Гыйрак, Әфганстан, Һиндстан, Шри-Ланка, Куба, Мальдивы, Сейшель утраулары, Мисыр. Ливия, Эфиопия, Сомали, Гвинея, Сьерра-Леоне, Ангола, Бенин, Конго, Мозамбик, Вьетнам, Грузия, Абхазия, Дагыстан һәм Чечняда барган хәрби конфликтларда катнашты.
Читайте нас: