+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 ноябрь 2016, 02:00

Һәр нәрсәнең бар бәясе

Фани дөньяны кешеләр үз аршыны белән үлчәргә ярата. Бигрәк тә капиталистик мөнәсәбәтләргә корылган иҗтимагый системада санау, бәяләү популяр. Русиядә дә 1996 елның 27 ноябреннән, Бәяләүчеләр җәмгыяте тырышлыгы белән, "Бәяләүче (хак куючы) – милекне бәяләү эксперты" дигән һөнәр барлыкка килде. Бу белгеч күчемсез милеккә, транспорт чараларына, корамалларга, предприятиеләргә, хокукларга, хезмәтләргә бәя биреп, бәяләү отчетына кул куя ала. Русиядә бүгенге көндә алар 20 меңнән артык. Бәяләүче белгечлегенә дәгъва итүче кеше, дипломнан тыш, зиһен үткерлегенә ия булырга, стрессларга бирешмәскә тиеш.

Әлеге белгечлекне Уфа шәһәрендә дә үзләштереп була. Бәяләүче дипломын Башкортстан дәүләт университеты, Республика Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, уку-методик үзәкләрендә оештырылган курслар бирә
Читайте нас: