+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 ноябрь 2016, 02:00

Матурым, песием...

Италиянең Флоренция шәһәре, дөньяның иң гүзәл шәһәрләренең берсе булуыннан тыш, тагын нәрсәләр белән билгеле? Йорт хайваннарын иң нык яратучылар нәкъ монда яши, дип раслана. Ни өченме? 1931 елның 30 ноябрендә биредә Табигатьне саклау яклыларның Халыкара конгрессы үтә һәм анда Йорт хайваннары көнен булдыру турында карар кабул ителә.

Русиядә исә бу көн әлегә рәсми танылу тапмаган, шулай ук хайваннарга карата явыз мөгамәлә күрсәткән өчен җаваплылык та каралмаган.

Йорт хайваннарын бик яратучылар, үзенең тамагыннан өзеп, мәчесен, этен, тутыйкошын яисә балыкларын тәрбияләүче танышларыбыз бихисап.

Берьюлы биш, хәтта унбишәр мәче асраучылар барлыгын беләбез. Игъланнар бастыручы сайтларга күз салсаң, меңнәрчә кешенең йорт хайваннарын алу-сату, алу-бирү белән мәш килүенә инанырбыз. Шул ук вакытта матбугат чаралары йорт хайваннарын рәнҗетүче үсмерләр, өлкәннәр турында хәбәр итеп тора.

Ничек кенә булмасын, җан ияләренә мәрхәмәтле булу яисә булмау безнең үз-үзебезгә һәм кешеләргә карата булган мөнәсәбәтебез турында сөйли. Җан ияләренә карата мәрхәмәтле булган җәмгыять үз халкына карата да кешелекле.
Читайте нас: