+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 декабрь 2016, 02:00

Акча санаганны ярата

Ел саен карлы-буранлы кыш башында илебезнең банк челтәре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Биредә шунысын да онытмыйк: бу дата әлегә дәүләт дәрәҗәсендә рәсми расланмаган.

1990 елның 2 декабрендә “Русия Федерация­се­нең Үзәк банкы турында” Федераль закон кабул ите­лә. Менә шушы көннән башлап банк хезмәт­кәр­ләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләргә сүз куеша.

Гаделлек өчен ассызыклыйк: 2 де­кабрьдән тыш, алар 8 сентябрьдә (Финан­сист көне) һәм 12 ноябрьдә (Русия Саклык банкы хезмәткәр­ләре көне) бәйрәм итә ала. Бу бәйрәмне өч тапкыр билгеләү мөмкинлеге әнә шуннан килеп чыга да инде!

Банклардан башка бүген тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Тарихка күз салсак, алар, кредит оешмалары буларак, Русиядә 1724 елда барлыкка килә. 1754 елда патшабикә Елизавета карары белән Русиядә беренче дәүләт банкы – Дворян заем банкы булдырыла.
Читайте нас: