Дөрес, бу көнне беркем дә флаглар тотып, лозунглар кычкырып, демонстрациягә чыкмый, хатын-кыз да, чәчәкләр тотып, ир-егетләрне котларга ашыкмый. Ләкин, кем белә, киләчәктә бу бәйрәмнең 8 Март кебек популярлашып китүе дә бар. Чөнки бүген, аеруча Русиядә, ирләрнең язмышы өчен хафаланмый булмый. Беренчедән, алар – азчылык. Ягъни, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең рәсми сайты мәгълүматларына ярашлы, бүген Русиядә 67,9 миллион ир-егет һәм 78,6 миллион хатын-кыз яши. Икенчедән, көчле зат вәкилләренең гомере кыскарак. Алар – якынча 65 яшькә, гүзәл затларыбыз исә 76 яшькә җитәргә исәп тота ала.
Шунысы гыйбрәтле: дөньяда һәм Русиядә ир балалар кызларга караганда күбрәк туа. Мисал өчен, шул ук сайтта китерелгән мәгълүматлар буенча, быел 4 яшькә кадәрге һәр 1000 ир балага — 946 кыз бала, 25-29 яшьлек 1000 ир-егеткә 974 хатын-кыз туры килә. Ә менә, “яшең җитсә кырыкка, эшең китә шырыкка”, дигәндәй, 30 яшьләрдән соң хәлләр үзгәрә башлый һәм бу бер дә ирләр файдасына түгел: 60-64 яшь-ләрдәге һәр 1000 ир-атка — 1237 хатын-кыз, 70 яшьтән соң инде 1000 бабайга 2372 әби туры килә башлый.
Статистикага ышанмый булмый, чөнки тирә-якка, туган-тумачага, таныш-белешкә күз салсаң, шул ук хәл: көчле затларыбызны бәхетсез очраклар, йөрәк-кан системасы авырулары, әйтерсең, сагалап кына тора. Физик яктан күпкә көчлерәк, безгә караганда күпкә акыллырак булсалар да, күңелләре безнекеннән дә нечкәрәк икән бит аларның!
Хәер, аларның үзләренең сүзенә дә колак салыйк әле. Алар бездән, хатын-кыздан, нинди мөнәсәбәт көтә соң?
Бу кечкенә сораштырудан күренүенчә, ир-егетләребезгә иң кирәк нәрсәләр — ирек, беренчелек, тынычлык. Һәм инде хатын-кыздан алар иң тәүдә ихтирам-хөрмәт, сабырлык, вак-төяк сүз һәм эш белән баш катырмауны көтә. Әлбәттә инде, әлеге исемлек тулы түгел, күбрәк кешедән сораштыра башласаң, башка фикерләрне дә ишетергә мөмкин булыр иде. Ләкин шунысы факт: “Ир-ат озак яшәсен өчен нишләргә кирәк?” дигән сорауга алар шактый тәфсилле җавап бирде.
Илнар, инженер:
“Ирләрнең нервыларында уйнамаска кирәк. Вак-төяк белән башын катырмасаң, ул озак яши. Мәсәлән, өй җыештыру, идән юу һ. б. мәшәкатьләр ир-ат эше түгел. Ул акча табарга тиеш. Иң мөһиме — күңел тынычлыгы.
Аннан, тәмәкегә хакларны биш-алты мәртәбәгә күтәрер идем. Аракының бәясе дә, әлеге кебек, дүрт-биш литр сөт бәясе булырга тиеш түгел. М. Горбачевны никадәр генә сүкмәсеннәр, ул идарә иткән елларда демографик күрсәткечләр яхшыга үзгәрде. Тәмәке тартмаучы һәм аракы эчмәүче ирләргә эш хакын арттырырга кирәк”. Мансур, журналист:
“Биология дәресләреннән истә калганча, спиртка салсаң, бер җан иясе дә бозылмый. Димәк, бозылмыйча озак саклану сере — спиртта. Шаяртам, әлбәттә. Спиртта мәетләр генә яхшы һәм озак саклана.
Минем уемча, ирләргә һәр адымнарында тулы мөстәкыйльлек кирәк. Җәмгыятьтә, эштә, гаиләдә — һәркайда. Ә хатыннар үз урыннарын белергә тиеш, аларның төп эш урыны – аш бүлмәсендә. Алар безнең алга чыкты. Монысы да — безнең йомшаклыктан. Ислам кануннарын үтәмәүдән дә бу. Ягъни ир-ат җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә беренче булырга тиеш. Ир-ат укытучы-тәрбиячеләргә күбрәк эш хакы түләнсен иде. Юкса, балалар бакчасында, мәктәптә ир-ат йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Балалар ир-ат тәрбиясе күрми үсә. Хатын-кызлар ирләргә ир-ат итеп, олылап карасын, хөрмәт итсен иде“.Альберт, элекке укытучы:
“Хәзер хатын-кыз ирләрнең эшенә кысылырга, күп өйрәтергә ярата. Ана кеше гаиләдә ирен ихтирам итмәсә, улы да чын ир булып үсә алмый.
Гаиләдә әтинең ролен күтәрү хөкүмәттән тормый, ир белән хатынның үзеннән тора. Моның өчен ир-ат әйткән сүзендә торырга, вакчыл булмаска тиеш. Ул үзен ир итеп тойса, хатыны да аңа буйсынырга мәҗбүр була. Хатын-кыз исә балалар алдында ире белән бәхәскә кермәскә, аны алар алдында яманламаска тиеш. Акыллы хатын ирләрнең эшен зур, матур итеп күрсәтә. Чын ирләрне сабыр хатыннар үстерә, тәрбияли һәм саклый. Элек хатын-кыз бәхетен ирен, баласын тәрбияләүдә тапса, хәзер хатын-кыз үзен күрсәтеп бәхет табарга омтыла“.Әйе, кемнең дә бәхетле һәм озак яшисе килә: ирләрнең дә, хатыннарның да. Ләкин еш кына шушы максатка ирешү юлында аңлашылмаучанлыклар чыгып тора. Безгә, хатын-кызга, чынлап та, әтиләребез, хәләл җефетләребез, улларыбызга карата шәфкатьлерәк, йомшаграк булырга, аларны ир-ат булып туганнары өчен генә дә ихтирам итәргә кирәктер, мөгаен.
Горбачев бабай, ирләрне якларга-сакларга тырышып, алар өчен махсус бәйрәмнәр булдырып, “коры закон” игълан итеп, кулыннан килгәнне эшләде. Әлбәттә, бездә аның мөмкинлекләре юк. Ләкин бүгенге шартларда күпчелек гаиләләрнең “президенты” — нәкъ менә хатын-кыз. Аларның, илдә булмаса да, үз гаиләсендә ирләре өчен бәйрәм, уңайлы шартлар булдырырга, көчле җенес вәкилләрен яклау һәм саклау белән тәэмин итәргә кулларыннан килә.
Шул ук вакытта
Соңгы унъеллыкта җәмәгатьчелек аңына, Русия гаиләләрендә хатын-кыз даими кыерсытылуга дучар ителә, ә гаилә башлыгы ана һәм бала гомеренә хәвеф белән яный, дигән идеяне сеңдерергә тырышалар. Киңкүләм мәгълүмат чараларына күз салсак, анда коточкыч саннар китерелә: 2002 елда Amnesty докладында “Русиядә ел саен 14 мең хатын-кызны ире кыйнап үтерә”, “Русиядә 40 минут саен бер хатын-кыз һәлак була”.
Ялган мәгълүмат безгә “Золымны кисәтү буенча “Анна” үзәге”ннән килә. Бу — чит илдән финансланучы, дәүләт карамагында булмаган оешма. Алар китергән материаллардагы коточкыч саннарның дөрес булмавын җиңел исбатларга мөмкин. “Һәр өченче хатын кыйнала” дигән сүзләрнең сафсата булуын да һәркем үзенең ахирәтләрен, танышларын, туганнарын искә төшереп тә аңлый ала.
“14 мең хатынны ел саен ирләре кыйнап үтерә” дигән сүзләргә тукталыйк. Биредә, гомумән логика юк. Алай булган очракта, 5 елдан соң Русиядән нәрсә калыр иде? Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең рәсми мәгълүматы буенча, узган елда Русиядә 11,5 мең кеше үтерү очрагы теркәлгән. Монда криминал да, көнкүрештәге һәм саксызлык нәтиҗәсендәге үлемнәр, терактлар да керә. Бу — гомум саннар, аларда ир-атлар да хатын-кызлар да бар. Моннан тыш, ир-атлар хатыннарга караганда ике тапкыр күбрәк җинаять корбаны булган.
Хатын-кызларга карата 4 мең җинаять эшләнә дип, арттырылган саннарны алсак та, аларның барысы да ире тарафыннан үтерелмәгән. Русиядә бу, якынча, елына 150-300 очрак.
Ни өчен “Анна” оешмасы җитәкчесе Марина Писклакова-Паркер ятланган саннарны кабатлый? Чөнки аның оешмасы ниндидер Форд фонды тарафыннан финанслана. Алар максатка ярашлы рәвештә, Русиядә кеше хокуклары бозыла, дигән фикерне тарату белән шөгыльләнә.
Бер сүз белән әйткәндә, “Анна” кебек оешмаларны финанслаучылар Русиядә милләт аңын үзгәртергә тырыша. Әлеге вакытта һәркайсыбыз мәгълүмати сугышның алгы сафында. Яңалыклар укыганда яисә тапшырулар караганда бу турыда онытмагыз!