+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 декабрь 2016, 02:00

Коллыктан котылыйк

Коллыкны гамәлдән чыгару өчен Халыкара көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан Кешеләр белән сәүдә итүгә һәм фахишәлеккә каршы көрәш турында конвенция кабул итү датасына бәйле.

Бу көннең төп максаты булып коллык­ның хәзерге заманда да сакланып калган төрләреннән кешеләр белән сәүдә итү, кызларны үз теләгеннән башка кияүгә бирү, балаларны авыр эш­ләрдә, шулай ук террорчылыкта файдалануны бетерү тора.

Гомумән, хәзерге буын ишетеп кенә белгән коллык­ның беткәне дә юк, ул гасырлар үтү белән үзгәреп, яңа төсмерләр генә ала. Мәсәлән, күп кенә илләрдә, шул исәптән Русиядә дә, мигрантларның мәҗбүри хезмәте шул коллыкның бер төре булып кала. Чит илләрдән килүчеләрнең хезмәте аеруча төзелештә, кием-салым тегүдә, авыл хуҗалыгында киң файдаланыла. Зур гына эш кү­лә­ме башкарсалар да, кагыйдә буларак, аларга бик түбән хезмәт хакы түләнә.

Соңгы елларда “секс коллык” дигән төшенчә дә барлыкка килде. Төрле юллар белән алдап, яшь кызларны Европа һәм Азия илләренә чыгару бу төр бизнеста иң файдалысы санала. Гомумән, кешеләр белән коллар сыйфатында сәүдә итү табышлылык буенча корал һәм наркотиклар сатудан гына калыша.
Читайте нас: