Яңавыл станциясенең җиденче юлында (вокзал һәм элеватор арасында) округ командующиеның штаб вагоны урнаша. Маршал бер атнадан артык Яңавылда тора. Элекке фронтовиклар полководецны таный, аның янына килеп йөриләр. Кайбер сугыш яугирләре аңа үз гозерен дә җиткерә. Ветераннар сөйләвенә караганда, ул бер фронтовикка йорт төзергә ярдәм итә.
Маршал җиңел машинада хәрби күнегүләр үтүче урыннарда, авылларда була. Бер көнне Георгий Жуков Максимовка авылы фронтовигы Галимхан Үлмәсовның елга буендагы мунчасында чабынып чыга.
Яңавылның Мәдәният сарае янында (ул бина инде сакланмаган) хәрби күнегүләргә нәтиҗә ясала. Бер көнне Георгий Константинович вокзал янындагы тимер юлчылар клубына килеп керә. Шахмат өстәле янында утыручы клуб мөдире Валентин Елагога шахмат уенында көч сынашырга тәкъдим итә. Шахмат “алышы”ның ничек тәмамланганлыгын хәзер инде шул тарихи өстәл генә хәтерлидер. Аны ветеран укытучы Р. Хәмзин Яңавыл тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшыра. Аңа шундый язма урнаштырылган: “Бу өстәл артында Урал хәрби округы күнегүләре вакытында Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков эшче-тимер юлчы Валентин Елаго белән шахмат уйнады”.
Тарихчылар язуынча, Урал, Башкортстан белән Георгий Жуков Гражданнар сугышы елларында ук таныш булган. 1918 елның октябрендә империалистик сугыш окопларында кече унтер-офицер дәрәҗәсенә һәм батырлыгы өчен ике Георгий тәресенә ия крестьян улы кызылармеец булып китә. 1919 елның июнендә ул Көньяк фронты командующие Михаил Фрунзе белән очраша.
Георгий Жуков рядовой солдаттан — маршалга, взвод командирыннан Бөек Ватан сугышы елларында Югары Башкомандующийның урынбасарына кадәр күтәрелә, сугыштан соң СССР оборона министры була.
Билгеле полководец Георгий Жуковның (1896-1974) исеме Ватаныбыз каһарманнары, данлыклы хәрби җитәкчеләр Александр Суворов һәм Михаил Кутузов исемнәре белән янәшә йөри.
Башкортстанда маршалны онытмыйлар, 1984 елда Уфа шәһәре башкарма комитеты карары белән Сипайлово бистәсендәге яңа урамга Георгий Жуков исеме бирелде. Бу урамда хәрби җитәкче исемендәге сквер бар, анда маршалның бюсты куелган. 1 декабрьдә хәрби җитәкченең тууына 120 ел тулу уңаеннан анда чәчәкләр салыныр.
Узган елның маенда рәссам-граффити остасы Олег Кайбышев Сипайлово бистәсенең Жуков урамындагы 2нче йорт диварына Георгий Константиновичның зур портретын ясады. Ул Русиядә бөек полководецның иң зур портреты булып танылды.