1853 елның октябрендә Русия һәм Төркия арасында сугыш башлана. Кара диңгездәге алышлар 18 ноябрьдә башлана. Кырымдагы Синоп сугышы 30 ноябрьдә уза. Ул нибары дүрт сәгать дәвам итә. Анда төрекләр-нең 16 корабының 15е юкка чыгарыла, дошманның бер корабы качып котыла.
Алышта төрекләрнең өч мең кешесе үтерелә, 200 сугышчысы кулга алына. Алар арасында төрек флоты башы Осман-паша да була. Русия флоты 37 кешесен югалта.
Синоп сугышы тарихка җилкәнле корабларның соңгы зур сугышы булып кереп кала. Павел Нахимов исә халыкның флот җитәкчеләреннән иң яраткан адмиралы булып санала.
Синоп сугышы 30 ноябрьдә узса да, ул 1 декабрьдә билгеләнә.