+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
3 декабрь 2016, 02:00

Бизнес та баскычлы була икән!

Якшәмбедә Челтәрле маркетинг хезмәткәрләре көне билгеләнә. Челтәрле маркетинг, ягъни күпбаскычлы бизнес, Русиягә XIX гасырның 80нче еллары азагында Көнчыгыштан килеп керә. Инглизчә MultiLevel Marketingтан кыскартылып, ул “MLM” дип тә йөртелә.

Бүген илдә челтәрле маркетинг өлкәсендә 5,5 миллион кеше хезмәт сала. Башка һөнәри бәйрәмнәрдән аермалы буларак, Челтәрле маркетинг көнен билгеләү турында ил Президентның аерым указы юк. Шуңа карамастан, челтәрле маркетинг хезмәткәрләре декабрьнең беренче якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләү турында ташка басылмаган карар чыгарган.

Шунысы да кызык: элекке елларда челтәрле маркетинг өлкәсендә хезмәт салучылар һө­нәри бәйрәмнәрен төр­лесе төрле көннәрдә билгеләгән бул­ган.
Читайте нас: