Төбәк күген аңа кадәр очкычлар иңләсә дә, Башкортстан авиациясе туган көне 1933 елның 7 июле санала. Нәкъ шушы көнне БАССР Халык комиссарлары советы карары чыга. Анда: “БАССРда үзаллы авыл хуҗалыгы авиация отряды оештырырга, аны таләп ителгән самолет-мотор паркы белән коплектларга. Авыл хуҗалыгы эшләреннән тыш, элемтә өчен дә файдаланырга” дигән сүзләр бар. Ниһаять, 1933 елның 15 июлендә, “Уфа-Магнитогорск-Белорет-Толбазы-Стәрлетамак-Ишембай-Морак-Баймак-Тукан-Архангельское-Уфа” маршруты буенча авиация юлы ачыла. Авиация халык хуҗалыгында мөһим эшләрне башкара. Авиаторлар эшкә керешкән елны ук югары нәтиҗәләр күрсәтә. Атап әйткәндә, еллык план 131 процентка үтәлә һәм 260 рейс ясала. 2028 гектарда көзге аэрочәчү оештырыла. 3957 гектарда иртә чәчү үткәрелә. Авыл хуҗалыгында корткычлар белән көрәшү өчен 13 мең гектар чәчүлекләр эшкәртелә. 1934 елда авиаотряд 209нчы Башкортстан авиаотряды дип үзгәртелә. Бер елда 2769 пассажир хезмәтләндерелә, 145736 килограмм почта һәм төрле йөкләр тиешле урынга алып барып җиткерелә. Самолетлар 14 төпкел районны хезмәтләндерә. Элемтә авиалияниясе бертуктаусыз эшли.
Бөек Ватан сугышы алдыннан Уфа авиаотряды “АК-1”, “Р-5” һәм “У-2” самолетларыннан туплана. Аэродромда даими рәвештә ике самолет кизү торса, 7 пассажирлар авиалиниясе эшли. Сугыш чорында күпчелек пилотлар Ватанны сакларга китә. Шуңа карамастан, очышлар тукталмый.
Сугыштан соң авиациянең әһәмияте тагын да арта. Санитар авиациясе файдаланыла. Очкычлар нефть эшкәртү заводларын хезмәтләндерүдә, урманнарны саклауда даими кулланыла. 1954 елда Уфага беренче тапкыр “Ан-2” самолеты төшә. Шуннан соң республикада аэропортлар төзелә башлый. Гражданлык авиациясендә “Ми-1” самолеты да сынатмый. Авыл хуҗалыгында авиациягә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Аны тулысынча канәгатьләндерү максатында Уфада Идел буе гражданлык авиациясе идарәсе белән берлектә “Ли-2” самолетлары авиаэскадрильясы оештырыла. Яңа самолетларга яңа экипажлар әзерләнә, чит төбәкләрдән пилотлар җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, Уфадан Мәскәүгә, Симферопольгә, Новосибирскига, Ташкентка, Куйбышевка, Минводыга очарга мөм-кинлек туа. Белорет, Сибай, Баймак һәм төбәкнең башка районнары белән дә һава бәйләнеше урнаштырыла.
Вакыт үтә. Ил күген турбореактив һәм реактив самолетлар иңли башлый. Аңлашыла, мондый самолетларга яңа шартлар таләп ителә. Нәтиҗәдә, Чесноковка авылы янәшәсендә яңа аэропорт төзелә. “Ту-124”, “Ил-18”, “Ан-10” самолетлары төшә һәм күтәрелә алсын өчен уңайлы шартлар тудырыла. 1972 елда Уфаның берләшкән авиация отрядына “Ту-134” самолетлары җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, Уфада ил төбәкләренә, төньякка һәм союздаш республикаларга очу мөмкинлеге булдырыла. 1991 елда Уфа авиация отряды “Башкортстан авиалинияләре” (БАЛ) үзаллы авиация компаниясе итеп үзгәртелә. Компания Уфаны Европа, Азия һәм Төньяк Африка белән тоташтыручы “һава күпере”нә әверелә. 2000 елда “Уфа” халыкара аэропорты компаниядән аерылып чыга. Кызганычка каршы, “Башкортстан авиалинияләре” үзгәреш җилләрен җиңә алмый һәм 2007 елда яшәүдән туктый.
Республиканың төрле шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә аэродромнар эшләде. Аларның кайберләре әле дә сафта. Шулай да, Башкортстанның гражданлык авиациясендә соңгы еллардагы уңышлар “Уфа” халыкара аэропорты белән бәйле. 2009 елда аэропорт Русия транспорт тармагының “Алтын тәгәрмәч” милли иҗтимагый премиясе белән бү-ләкләнә. “Русиянең һава транспорты лидеры” исеме алды. Шулай ук “БДБ илләренең иң яхшы ел аэропорты” халыкара конкурсында “Активлык һәм максатчанлык” номинациясендә җиңде. Халыкара стандартларга җавап бирү сертификатына ия булу “Боинг” самолетларын кабул итәргә мөмкинлек тудырды.
Мәгълүм булуынча, 2015 елның җәендә Уфада ШОС һәм БРИКС дәүләтләре саммитлары үтте. Чара Башкортстан җитәкчелегенә, халкы өчен зур сынау булды. Кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алу, чараны оештыру максат итеп куелды. Республиканың “һава капкасы” — “Уфа” халыкара аэропорты да нәтиҗәле эшләргә тиеш иде. Чөнки башкалабызга 14 ил җитәкчесе, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин килде. Шулай ук 10 мең кунакны кабул ителде. Чара бары тик хуплау сүзләренә генә лаек булды. Ә “Уфа” халыкара аэропорты “Илнең һава капкасы” конкурсында “Русиянең иң яхшы аэропорты-2015” номинациясендә җиңде.
Күренүенчә, Башкортстан гражданлык авиациясенең тарихы бай. Соңгы еллардагы казанышлар аның килчәге дә якты булачагына өмет уята.