Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русия Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы хәзер 12 декабрь эш көне дип санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.
Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль торышы, кешенең төп хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соң-гылары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.
Конституция зур юридик көчкә ия. Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.
Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗти-магый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.
Башкортстанлылар Русия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.