Альфред үтә сәләтле булган. Үз гомерендә ул 355 ачыш ясый. Иң киң билгелесе – динамит. Ачышларын сатып, ярыйсы гына акча туплый. Үләр алдыннан 1895 елда барлык байлыгын халыкара премия тапшыру өчен файдаланырга васыять итеп калдыра. Нобель премиясен фән һәм мәдәният өлкәләрендә Швеция оешмалары тапшыра. Тынычлык премиясе иясен Норвегиянең Нобель премиясе комитеты сайлый. Премиягә бары тик аерым кешеләр генә дәгъва итә ала. Ә тынычлык премиясе оешмаларга да бирелә.
Лауреатларга, акчадан тыш, Нобель сурәте төшкән алтын медаль һәм диплом тапшырыла. Шулай ук Нобель табыны һәм Нобель концерты да бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып санала.