Таулар — табигый байлык, географик төшенчә һәм ресурслар чыганагы булу белән генә чикләнми. Соңгы елларда алар туризмны үстерү һәм табигать һәйкәлләрен саклау, пропагандалау юнәлешендә дә мөһим урын тота.
Планетада таулар коры җир мәйданының дүрттән бер өлешен били. Җир шарындагы халыкның 13 процентка якыны таулы урыннарда яши. Һәм әлбәттә, тауларның меңнәрчә төрдәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы өчен – тыюлык, планетадагы зур елгалар өчен су чыганагы булуын да онытырга ярамый.
Русиянең 43 төбәгендә гомум мәйданда таулар һәм калкулыклар өстенлек алган.